Разработка открытого урока по татарскому языку на тему Иярчен т?мамлык ??мл?ле кушма ??мл? (8 класс)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фадеева Гүзәл Хамзовна.
Сыйныф: 8
Тема: Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә.
Максат: 1) кушма җөмләләр буенча яңа төшенчә үзләштерү (иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләрне табарга өйрәнү);
2) логик фикерләү, уйлау сәләтен, монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне үстерү;
3) бер-береңә ярдәм итү теләге тудыру, әниләргә карата хәрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: 8 нче сыйныф “Татар теле” дәреслеге.
Техник чаралар: проектор, ноутбук.
Демонстрацион һәм таратма материал: презентация, карточкалар, тест, “Елмай” җыры.
Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру, ныгыту һәм яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗә: иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләнең нәрсә икәнен белү; иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аера белү.
Дәрес планы:
I. Оештыру өлеше.II. Белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә белемнәрне актуальләштерү.
III. Яңа тема аңлату.
IV. Ял минуты (МИКС ПЭА — ШЭА структурасын кулланып).
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Дәреслектән кагыйдәне уку.
2. Күнегү эшләү (дәфтәрдә).
3. Мөстәкыйль эш. (Карточкалар буенча индивидуаль дифференциаль эш)
VI. Рефлексия.
VII. Йомгаклау.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
— Исәнмесез, укучылар! (Исәнмесез!)
— Әйдәгез әле яныгыздагы иптәшегезгә Хәерле көн теләгез. (Көнебез хәерлеүтсен!)
— Каршыгыздагы иптәшегезгә Уңышлы көннәр теләгез. (Көннәр уңышлы булсын!)
— Бер-берегезгә якшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез. (Рәхмәт!)
— Укучылар, күргәнегезчә, безнең дәресебезне карарга дип кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик. (Исәнмесез! Хәерле көннәр!)
— Ә инде хәзер бер-беребезгә елмаешып алыйк та, дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик. Утырыгыз, укучылар.
— Укучылар, әйдәгез әле барыбыз бергәләп экранга күз салыйк.
(Видео карала)
— Экранда сез ниләр күрдегез?
(Җир планетасын, Айны, башка планеталарны, Айның Җир артыннан йөрүен күрдек)
— Ә менә бу Ай белән Җирнең бәйләнешен астрономиядә ничек дип атыйлар икән? Кайсыгыз белә?
(Ай – Җирнең иярчене)
— Ни өчен иярчене дип атала?
(Чөнки Ай Җиргә ияреп, аның тирәли әйләнеп йөри, ә Җир Айны ияртә)
— Укучылар, ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәресебез белән әлеге күренеш ничек бәйләнгән?
(Планеталарның иярченнәре булган кебек, татар телендә дә иярченле кушма җөмләләр бар. Алар баш һәм иярчен җөмләләрдән торалар. Җөмләне ияртеп килгәне – баш җөмлә, ияреп килгәне – иярчен җөмлә дип атала.)
— Дөрес, укучылар, һәм без иярченле кушма җөмләне җөмләләрнең башка төрләреннән аера белергә тиеш.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
— Бүгенге дәрескә сезгә нинди өй эше бирелгән иде, укучылар?
(Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр турында кагыйдәләрне кабатлап, белемнәребезне ныгытып килергә кушылган иде)
— Яхшы. Әйдәгез үзегезнең белемнәрегезне тест биремнәре аша күрсәтегез әле.
Тест эшләнә.
Иярчен җөмләнең мәгънәсе буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр?
а) сораудан чыгып
б) бәйләү чарасына карап
в) иярчен җөмләнең урынына карап
Нинди ияртүче теркәгеч, күбесенчә, баш җөмләдә килә?
а) чөнки
б) гуя
в) ки
3. Иярчен хәбәр җөмлә …
а) һәрвакыт аналитик була
б) һәрвакыт синтетик була
в) аналитик һәм синтетик була
4. “Кем эшләми, шул ашамый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә
б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә
в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә
5. “Иптәшең нинди, сиңа хөрмәт тә шундый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә
б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә
в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә
— Эшләп бетердегезме? Тикшерәбез. Экранда дөрес җаваплар.
Экранда: Җаваплар: 1 – а); 2 – в; 3 – а; 4 – в; 5 – б.
Бәяләү өчен критерий:
“5” ле – барлык җаваплар да дөрес
“4” ле – бер хата бар
“3” ле – ике хата бар
— Барыгызныкы да дөресме? Бик якшы. Экрандагы критерииларга карап, үзегезгә билге куегыз. Һәрберегезнең алдында үзбәя карточкаларыгыз бар, шунда билгеләрегезне куегыз.
— Укучылар, димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?
(Иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан төрләргә бүленәләр.)
— Дөрес. Укучылар, әйдәгез иярчен ия җөмләнең кагыйдәсен әйтеп китик әле.
(Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.)
— Рәхмәт, утыр. Ә кайсыгыз иярчен хәбәр җөмләнең кагыйдәсен әйтә?
(Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында килә һәм нинди? нәрсә? нәрсәдән? кемгә? күпме? кебек сорауларга җавап бирә.)
2. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә белемнәрне актуальләштерү.
— Дөрес, укучылар. Мин сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Димәк, гомумиләштереп, иярченле кушма җөмләләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Бу сорауга җавапны СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә бирәбез.
(1. Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә. 2. Төркемнең 4 кешесе дә чиратлап бер тапкыр җавап бирә.)
— Хәзер һәр төркемнең 2 нче номерлы укучысы гомумиләштереп нәтиҗә ясый. Әйдәгез беренче өстәлдән башлыйк.
(Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала. Анда бер җөмлә икенчесенә ияреп, буйсынып килә.)
— Дөрес, рәхмәт. 2 нче өстәлне тыңлыйбыз.
(Төзелешләре ягыннан иярчен җөмләләр синтетик һәм аналитик булалар. Бәйләүче чарасы хәбәр составында килсә, ул синтетик иярчен җөмлә була. Ә инде бәйләүче чарасы хәбәр составында килмәсә, аналитик иярчен җөмлә була)
— Бик дөрес. 3 нче өстәл, сез өстәп тагын ниләр әйтә аласыз?
(Иярчен җөмләләрне мәгънәсенә карап та төркемнәргә бүлеп өйрәнәләр. Бу очракта иярчен җөмлә баш җөмләнең кайсы да булса бер кисәге мәгънәсендә килә һәм шул кисәкнең исеме белән атала. М-н: иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен хәл, иярчен аныклагыч җөмләләр)
III. Яңа тема аңлату.
— Бик якшы! Булдырдыгыз! Укучылар, без сезнең белән мәгънә ягыннан иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне өйрәндек. Ә бүген дәрестә иярчен җөмләнең кайсы төрен өйрәнербез икән? Моның өчен экрандагы җөмләне тикшереп китик.
Без беләбез: ел елга охшамый.
— Укучылар, бу нинди җөмлә? (Бу – иярченле кушма җөмлә.)
— Әйдәгез билгелик әле: кайсы баш җөмлә, кайсы иярчен җөмлә икән?
(Без беләбез – баш җөмлә, ел елга охшамый – иярчен җөмлә)
— Баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сорау биреп була?
(нәрсәне? дигән сорау биреп була)
— Ә нинди җөмлә кисәге нәрсәне? дигән сорауга җавап бирә?
(нәрсәне? дигән сорауга тәмамлык җавап бирә)
— Димәк без бүген иярчен җөмләнең кайсы төрен өйрәнәбез булып чыкты инде?
(Без бүген иярчен тәмамлык җөмләне өйрәнәчәкбез)
— Бик дөрес. Укучылар, шунлыктан, без үзебезнең алдыбызга нинди максатлар куябыз инде?
( Бүген безгә иярчен тәмамлык җөмләләрне табарга өйрәнергә кирәк булачак) (Иярчен тәмамлык җөмләләрне аерырга өйрәнергә кирәк булачак)
(Аларның бәйләүче чаралары белән танышырга кирәк булачак)
— Булдырасыз, укучылар! Бик дөрес! Укучылар, бирелгән җөмлә безнең иярчен тәмамлык җөмлә булып чыкты. Баш җөмләдән иярчен җөмләгә без нинди сорау бирдек әле?
(Нәрсәне?)
— Баш җөмләнең тәмамлыгы бармы?
(Юк, баш җөмләнең тәмамлыгы юк. Аның урынына иярчен җөмлә килгән)
— Бик дөрес, укучылар. Әйдәгез әле кагыйдәне үзебез әйтеп карыйк әле. Нинди җөмләне иярчен тәмамлык җөмлә дип әйтеп була икән?
— Бик якшы, укучылар. Ә ничек уйлыйсыз, иярчен тәмамлык җөмләнең аналитик та, синтетик та төре була микән? Моны белү өчен экрандагы җөмләләрне анализлап китик әле.
1. Үзегез күрәсез: бер тамчы яңгыр яуганы юк.
2. Монда тик дулкынның куәтле шаулавы гына килә, шуңардан йөрәккә бераз шом төшә.
3. Мин беләм (ки): әни – җирдә иң кадерле кеше.
4. Балалары тиздән кайтып җитәр дип уйлаган иде ана.
5. Игенчеләр язгы чәчү беткәнне хәбәр иттеләр.
6. Сез килгәнгә без бик шат.
— 1 нче җөмләне Илсинә укый.
— Әйдә билгелибез: кайсы баш җөмлә, кайсы иярчен тәмамлык җөмлә?
(Үзегез күрәсез – баш җөмлә, бер тамчы яңгыр яуганы юк – иярчен тәмамлык җөмлә)
— Бәйләүче чарасы нинди?
( Бәйләүче чарасы – көттерү паузасы) …….
— Бу җөмләләрнең кайсылары аналитик, кайсылары синтетик була инде?
(1, 2, 3 нче җөмләләр – аналитик, 4, 5, 6 нчы җөмләләр – синтетик)
— Димәк нинди нәтиҗә ясыйбыз, укучылар? (1 укучы)
(Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләнең синтетик төре дә, аналитик төре дә була)
— Бәйләүче чараларын да санап кит тә инде тагын …
(Аналитик төренең бәйләүче чаралары – көттерү паузасы, мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече. Синтетик төренең бәйләүче чаралары – дип сүзе, төшем һәм юнәлеш килешләре кушымчалары)
— Бик зур рәхмәт! Булдырдың. Укучылар, бирелгән мисаллардан 3 нче һәм 4 нче җөмләләргә игътибар итегез әле. Бу җөмләләрдә сүз кем турында бара?
(Бу мисалларда сүз әниләр турында бара)
— Ничек уйлыйсыз, ни өчен без нәкъ шушы җөмләләргә игътибар иттек икән?
(Чөнки берничә көннән, 29 нчы ноябрьдә, без “Әниләр көне”н билгеләп үтәчәкбез)
— Бик дөрес. Укучылар, әниләр алар нинди кешеләр?
(Әниләр безнең күңелләребезгә һәрвакыт кояш кебек җылылык биреп, юлларыбызга якты нур балкытып торучылар.)
— Әйе, әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Сезгә киңәшем шул: һәрчак әниләрегезне шатландырып, куандырып торыгыз, аларның ныклы терәге булыгыз. Әниләрнең йөзеннән елмаю бервакытта да китмәсен иде.
IV. Ял минуты (МИКС ПЭА — ШЭА структурасын кулланып).
(1. Татар бию көе яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, укытучы көйне туктата һәм «Парлашыгыз!»-ди.
2. Көй туктагач, укучылар “5” не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар.
3. Укытучы сорау әйтә.
4. Укучылар РЕЛЛИ РОБИН (кыска җаваплар) кулланып, җавап бирәләр.
5. Укытучы көйне кабыза һәм шулай дәвам итә.)
Сораулар: 1. Аналитик ия җөмләнең нинди бәйләүче чараларын беләсез?
(мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы)
2. Иярче хәбәр җөмлә төзелеше ягыннан ничә төргә бүленә?
(Иярчен хәбәр җөмлә һәрвакыт аналитик була.)
3. Иярчен тәмамлык җөмлә төзелеше ягыннан ничә төргә бүленә?
(2 төргә, аналитик һәм синтетик)
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. — Укучылар, ә хәзер дәреслеккә күз салыйк әле, анда бүгенге кагыйдә ничек бирелгән икән? Әйдәгез, 76 нчы биттәге кагыйдәне укып китик әле.
(Кагыйдә укыла)
— Инде хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Дәфтәрләргә матур итеп язабыз!
(Укытучы тактага яза)
2. — Белемнәребезне ныгыту максатыннан 81 нче биттәге 102 нче күнегүне эшлибез. Әйдә, Риназ, биремне укып кит әле.
(Күнегү эшләнә төркемдә, бергә киңәшләшеп. )
— Тикшерәбез. Слайдта дөрес җаваплар.
Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләр Иярчен ия җөмләле кушма җөмләләр
2. Син бик яхшы беләсең бит: укытучы изге теләкләргә каршы килми. 1. Кем сабыр итә, шул морадына ирешә.
4. Минем яхшы ният белән эшләгәнемне, ниһаять, аңладылар. 3. Кем тырыша, шул таба.
5. Укыганны яраталар. 6. Эш күрсәткәнне ил онытмас. — Ә хәзер үзбәя.
3. Мөстәкыйль эш. (Карточкалар буенча индивидуаль дифференциаль эш)
(Укучылар карточкаларда эшләгәндә, укытучы үзбәя карточкаларын җыеп тикшерә)
— Укучылар, без сезнең белән хәзер мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мин сезгә карточкаларда индивидуаль биремнәр таратам, сез эшне шунда гына башкарасыз. Ул арада мин сезнең үзбәя карточкаларыгызны карап, гомуми билге чыгара торам.
КАРТОЧКА № 1
Бирем: бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзергә.
1. Без беләбез ки, Фәрит чаңгыда бик оста йөри.
2. Безнең мәктәп шуңа иреште: укучылар начар билгеләр алмый башладылар. 3. Син кайтып җитәрсең дип уйлаган идем.

КАРТОЧКА № 2
Бирем: бирелгән җөмләләргә туры килгән схемаларны табарга.
1. Без беләбез: КамАЗ – Татарстанның горурлыгы.
( ) [ ].
2. Фәрит чаңгыда оста йөргәнне без беләбез.
( … дип) [ ].
3. Бүген көн матур булыр дип уйлаган идем.
[ ] : ( ).
— Укучылар, сезнең бу мөстәкыйль эшегезне мин соңрак тикшерермен, ә хәзер карточкаларыгызга исемегезне языгыз.
— Карточкаларны Динара җыеп ала.
VI. Рефлексия.
— Укучылар, без бүген дәрестә иярчен җөмләнең нинди төрен өйрәндек?
( Без бүген дәрестә иярчен тәмамлык җөмләне өйрәндек)
— Нинди җөмләне иярчен тәмамлык җөмлә дип атыйлар инде?
( Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә һәм кемне? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә)
— Теманы өйрәнер алдыннан үзебезгә нинди максат куйган идек?
(Безнең бүгенге максатыбыз иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләрне табарга һәм аера белергә өйрәнү иде һәм аларның бәйләүче чаралары белән танышу иде)
— Сез ничен уйлыйсыз, без максатка ирештекме?
(Әйе, ирештек)
— Димәк иярчен тәмамлык җөмләнең бәйләүче чаралары булып нәрсәләр килә инде?
(Аналитик тәмамлык җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә)
— Рәхмәт. Дөрес. Ә синтетик тәмамтык җөмләнең бәйләүче чаралары булып нәрсәләр килә?
(Төшем, юнәлеш килешләре кушымчалары һәм дип сүзе синтетик тәмамлык җөмләнең бәйләүче чаралары булып торалар)
VII. Йомгаклау.
— Мин бик шат, укучылар. Сез барыгыз да теманы аңлагансыз. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Бүген һәммәгез дә тырышып эшләдегез, дөрес җаваплар бирдегез, биремнәрне дә төгәл үтәдегез. Мин сезнең үзбәя карточкаларыгыздагы билгеләрдән чыгып, шулай ук дәрестә җавап бирүегезне дә истә тотып Гаязовага, Галәветдиновка, Фәләховага, Зариповка “5” ле билгесе куям. Ә калганнарга “4” ле. Барыгыз да булдырдыгыз.
— Ә хәзер, укучылар, көндәлекләрегезгә өй эшен язып куябыз.
Өй эшенә мин сезгә иҗади эш бирәм: иярчен тәмамлык җөмләләрне кертеп, “Дөньяда иң матур кеше –
Елмайган, көлгән кеше” темасына мини-инша язып килергә.
— Барыгызга да аңлашылдымы?
— Укучылар, без бүген дәресебезне бер-беребезгә хәерле көннәр теләп, елмаеп башлаган идек. Инде калган көнебез дә шулай күтәренке кәефтә үтсен өчен дәресебезне дә “Елмай” дигән җыр белән тәмамлыйк. (Җырлыйлар)
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше –
Елмайган, көлгән кеше.

Скачать оригинальный файл

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Adblock
detector