Знаменитые личности моего села



Минем әнием тумышы белән Чирмешән районы, Лашман авылыннан. Без әнием белән Лашманга бик еш кайтып йөрибез. Безнең юлыбыз Лашман урта мәктәбе яныннан үтә. Бер кайтуыбызда мәктәп яны исәп-хисапсыз машина-автобуслар белән тулган иде. Мәктәптә Гаяз Исхакыйның тууына 135 ел тулу уңаеннан республика семинары уздырылган икән. Ул семинарны юкка гына Лашман урта мәктәбендә уздырмаганнар.   Гаяз Исхакый – Лашман авылыннан чыккан күп санлы атаклы-күренекле кешеләрнең берсе. Гәрчә ул Лашманда тумаган булса да, мин хаклы рәвештә аны авылдашым дип саныйм.

Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый. 

1909 нчы елда Исхак мулланың икенче улы, Гаяз Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдин Исхаков Чистай өязе Яуширмә җамигъ мәчетенә мулла итеп билгеләнә. Шушы Яуширмә авылында 1878 нче елның 23 нче февралендә Мөхәммәтгаяз дөньяга килә. Бу гаиләнең балалары тугач та озак яшәмичә бер-бер артлы үлә торганга күрә, Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча көтеп алынган газиз зат, кадерле бала була. Ул кечкенәдән назланып-иркәләнеп үсә. 5 яшеннән үк укырга өйрәнә, әти-әнисе йортындагы татар, гарәп, фарсы китапларын укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Мәдрәсә башлыгы дамелла Мөхәммәтзакир ибне Габделваһһаб хәзрәт була.
Тормыштан бик сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган сабый баланы бу уку йорты канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, «Күл буе» мәдрәсәсенә урнаша.
«Күл буе» мәдрәсәсендә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе була санала. Ул вакытта мәдрәсә шәкертләре арасында моназарә-бәхәсләр оштыру киң таралган була. Исхакый аларда актив катнаша, һәрдаим җиңеп чыга торган була. Гаяз Исхакыйның дөньяга карашлары формалашуда, әдәбият, иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә мәшһүр шәхес булып җитешүендә гаиләсе бик тә мөһим роль уйный. Табигать тарафыннан бирелгән, нәселдән килгән, әти-әнисе бүләк иткән талантның гаиләдә яхшы тәрбия алуы, ягъни табигый талант белән милли тәрбиянең органик кушылуы, башкача әйткәндә, яхшы орлыкның бәрәкәтле туфракка төшүе Г.Исхакыйга бик тә булыша. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дип юкка гына әйтелмәгән татар халык мәкалендә. Мөхәммәтгаяз – бу җәһәттән бик бәхетле шәхес. Ул татарның мәгърифәтле, мәдәни гаиләсендә туа, әти-әнисенең җылы кочагында тәрбияләнә, сабый чагында ук авыл җиренең шифалы һавасы, бай матур табигате – урман- кырлары, елга- күлләре тәэсирендә, туган халкының гореф-гадәтләре, милли традицияләре белән рухи азыкланып үсә.

Башта ата-анасының сүзен тыңлап, әти-бабалары юлыннан китеп туган авылында мулла булып хезмәт итәргә керешә. Тик бу эш аны бер дә канәгатьләндерми. Аны иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр кызыксындыра, татар милләтенең язмышы, киләчәге борчый. Шул уйлар, теләкләр аны 1904 нче елда Казанга алып килә. Менә шуннан тотына инде аның сикәлтәле тормыш юлы! Г.Исхакый Казанда иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләрдә катнаша , гәзитләр оештырып, шул гәзитләрдә үзенең әдәби әсәрләрен бастыра.

Исхакый – халык язучысы, ул, халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә.

Татарлар, ди Гаяз Исхакый, борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул дөньяның башка халыклары кебек үк, тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң, дигән сорауга әдип җавапны борынгы тамырларыбыздан, гореф – гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм, әлбәттә, беренче чиратта тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра. Гаяз Исхакый, шул максатны күздә тотып, ерак бабаларыбызның батыр рухына мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә аңы, зиһене йокымсырый башлаган милләтнең күңелен күтәрергә, дәртен кузгатырга, рухына канатлар куярга омтыла.

Г.Исхакый – XX гасыр татар язучылары һәм сәясәтчеләре арасында патша самодержавиясе тарафыннан нык эзәрлекләнгән, күп тапкырлар зинданнарга ябылган, сөргеннәргә куылган шәхес. 
Кызганыч ки, тарихи барыш башка юлдан китә, большевиклар сүздә, Рәсәй империясендә яшәүче милләтләргә «үзбилгеләнү» хокукы вәгъдә тисәләр дә, гамәлдә илдә тоталитар режим урнаштыралар. Үзенең талантын, иҗатын, сәяси эшчәнлеген татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышлаган, яшәү мәгънәсен шунда күргән Г.Исхакый моның белән килешә алмый, билгеле. Ул Ватанын ташлап, чит илгә, эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.  Г Исхакый ярты гомерен, аның җитлеккән дәверен мөһаҗирлектә уздыра.Аның бу чор тормышы һәм эшчәнлеге шактый бай, катлаулы һәм күпкырлы.Ләкин, мөһаҗирлектә дә туган халкының милли азатлыгы өчен көрәшкә багышланган актив һәм фидакарь җәмәгать эшчәнлеге белән бергә, Г.Исхакый мөһаҗирлектәге күпкырлы иҗатын да шул максатларда хезмәт иттерә.Биредә ул нигездә революциягә кадәргә уй – нятләрен чагылдыруны дәвам итә.

Чит илләрдә яшәп тә милләт язмышын һәм туган телебезне, динебезне саклауны кайгыртудан туктамаган, әдәби иҗаты ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтләрен яшәтергә омтылган язучылар арасында Гаяз Исхакый аерым бер урын тота. Ул үзенең фидакарьләрчә актив җәмәгать эшчәнлеге белән дә, язган әсәрләренең саны һәм сыйфаты белән дә әдәбиятыбыз каһарманы булып аерылып тора У л Берлинда, Варшавада, Парижда, Токиода, Харбинда, Истанбулда, Әнкарада яши, биредә татар мәктәпләре, мәчетләр ача. 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат булып, Истанбулның Әдернәкапы зиратында җирләнә. Кабере – Төркиядә булса да, аның гомер буе милләт өчен янган рухы – мәңгегә Татарстанда дип уйлыйм.

Гаяз Исхакый эшчәнлеге күптармаклы: әдәби, сәяси, иҗтимагый, публицистик, гыйльми, тәрҗемәчелек, педагогик һ.б. Боларның һәрберсе махсус һәм җентекле тикшерүгә мохтаҗ. Шунысы мөһим: төрле тармаклардагы бу төр эшчәнлек әдипнең көчле һәм талантлы шәхесе, милли җаны белән, ничектер бергә оешып, табигый бөтенлекне тәшкил итә. Аның һәр язмасында яңалык, фикер байлыгы, тирәнлек, мөстәкыйль караш күзгә ташлана.
Г. Исхакыйның әсәрләре – татар халкының милли хәзинәсе, аның әдәби мирасы – чын мәгънәсендә, рухи байлык. Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала. Аның әсәрләрендә ав тор куйган проблемалар бүгенгесе көндә дә бик актуаль.

Милләт язмышы, милләт киләчәге мәсьәләсе Г.Исхакыйның бөтен иҗаты буенча сузылып бара. Аның кебек гомерен һәм иҗатын олы максатка – татар милләтен саклап калуга һәм аны яклауга буйсындырган һәм шушы изге, фаҗигале юлда үзен сарыф иткән шәхесне татар милләтендә юктыр дип уйлыйм.

Әдипнең барлык теләге – татар милләтен саклап калу һәм аны дөньядагы иң зыялы, алдынгы халык итеп таныту өчен актив көрәш алып бару, шул юлда изге эшләр кылу, эшләгән изгелеңнең нәтиҗәсен шунда ук күрергә ашыкма, изгелегең барыбер файдасыз булмас, ди: “Без дә шулай итик, бу көн чәчеп, иртәгә алма җыярга алма тубал күтәреп чыкмыйк, һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп, сугып бетермик, тагы хезмәт сарыф кыйлырга тотыныйк, тора-бара, вакыты җиткәч, алмасы да булыр, файдасы да булыр”.

Милләт язмышы турында уйлаганда, Гаяз Исхакый хатын-кыз мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Аларның милләт яшәешендә бик мөһим роль уйнавын автор үзенең күп кенә әсәрләрендә чагылдыра. Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес һәм балалар тәрбиячесе булуын танымаган һәм бу нәфис затларның рухи үсешенә уңай шартлар тудыра алмаган милләтнең киләчәге өметсез икәнен искәртә. “Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы – хатыннар, һәммә милләтнең теҺәлен, хосусый тәләффызын (сөйләшүен), шивәсен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләргә ана булачак хатыннарны саклаучы хатыннар идеге һәркемгә мәгүлүм”.

Барыбызга да таныш булган милләт анасы - Зөләйха язмышы белән Г.Исхакый чаң суга: миллилек – ул дин, әхлак, иман. Болар сакланганда гына, милләт яшәячәк. Шуңа күрә “Зөләйха” драмасын иҗат иткәндә, Г.Исхакый, беренче чиратта, татар милләте кичергән авыр язмышны, аңа карата үткәрелгән каты һәм җимергеч сәясәтне күздә тоткандыр. Биредә әдип, милләт язмышы турында уйлаганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең берсенә - татарларны чукындыруга мөрәҗәгать итә.

Гаяз Исхакый күп кенә әсәрләрендә бүгенге көн өчен гаять әһәмиятле һәм үткен булган җитди проблема – яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрә. Чөнки яшь буын – милләтнең киләчәге, өлкәннәрнең дәвамы гына түгел, бәлки олыгайгач үзләре дә балалар тәрбияләчәк кешеләр. Шуның өчен, үсеп килүче яшь буынны намуслы һәм гадел итеп үстерергә кирәк дип саный ул.

Гаяз Исхакый пьесалары фикерләре бай,алар күп төрле. Берсе - җәмгыятьтә кеше башкаларның колына әверелмәскә, берәүләр икенчеләр исәбенә яшәмәскә тиеш дигән фикер. Язучы милли азатлыкны сыйныф көрәш белән генә хәл итеп булмаганлыгын тормышта үзе күрә.

Исхакыйның”халык дошманы”дип тәнкыйтьләделәр, әсәрләрен юкка чыгарырга тырыштылар.Ләкин халык җиңде: күпкырлы талант иясе Гаяз Исхакый иҗаты, ниһаять, халкыбызга кайтты. 1991 нче елда  “Зиндан” китабы дөнья күрде. Мин мәктәптә уку дәверендә татар милләте дип гомер буе җан аткан, милли каһарман булган Гаяз Исхакый әсәрләре белән таныштым һәм бөек шәхеснең иҗатына гашыйк булдым.Аның әсәрләрәндә сүрәтләнгән милли геройлар язмышы аша милләтемнең үткәнен тагын тулырак күз алдына китердем, ләкин бу әсәрләрне укып чыккач, күңелсез нәтиҗәгә дә килдем: бүгенгесе көндә Г.Исхакый әсәрләрендә куйган проблемалар бүгенге көндә дә актуаль һәм көннән-көн катлаулана: бүгенге көндә дә шактый киң таралган нәсел җепләрен, гореф-гадәтләрне, бишек җырларын, динебезне белмәвезне, туган телебезне пычрату, оныту, катнаш никахлар һ.б.-татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш татар милләте үзен югалта кебек,катнаш гаиләдә дә балалар татар буларак тулы тәрбия ала алмыйлар, аннан да бигрәк, татар гаиләләрендә дә күп бала урыслашып бара.Үз халкыңның лаеклы улы, кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнары, әкиятләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. Ягымлы ана теле-бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче иң шифалы чишмә. Миләт-халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке тел һәм моң. Тел яшәсә,милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык ул - иң көчле тәрбия һәм сәнгатьлелек чишмәсе.

Аның әсәрләренең нигезендә милли идея салынган. Алар бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер белән сугарылганнар.

Минем уйлавымча, әгәр һәр мөселман халкы Г.Исхакыйның берәр генә әсәрен укыса да,мондый күренешләр әзрәк булыр иде.

Әйе, дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Ләкин, динне, милләтне үстерү өчен, күп кенә чаралар үткәрелә. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүче кешеләр дә бар, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән, милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Бу фикер Рашат Низамиевның түбәндәге шигъри юллары белән дә раслана:

                      Халкым әнә: “Ирек! Азатлык!”- дип,

                      Ил өстенә ташлый чакыру.

                      Иген игә,Сабантуйлар ясый -

                      Мөмкин түгел

                      Бу халыкны төпкә батыру!

Әйе, Г.Исхакый кебек бөек шәхесләр белән татар милләтенең һәр вәкиле горурланадыр! Әлбәттә, мин дә горурланам! Бу горурлык көннән- көн арта бара кебек. Кеше язмышларында ачылмаган серләр күп. Нинди генә язмышлар кушылмый да, нинди генә юллар кисешми! Безең авылыбызны әнә шундый даһи шәхес белән бәйләгән бу нечкә генә җеп мине милләтемә ныграк бәйләде төсле, аны тагын да яратырга, Исхакыйлар кебек аның сулышын тоеп, туган халкың өчен янып яшәргә этәргеч бирде. Мондый мәшһүр кешеләре булган милләт, минемчә, көчле дә ул, зур да, бөек тә, гомерле дә!
Гаяз Исхакыйның безгә васыять итеп калдырган сүзләре бүген бигрәк тә кадерле. «Әгәр тәрәккый итик дисәк, һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшенә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бер нәрсәмезне дә кызганмыйк,» – ди Гаяз Исхакый. Бу сүзләрне онытмыйк! 
Язучының әсәрләрен хәзерге көндә дә яратып укыйбыз, һәм киләчәк буыннар да укырлар. Чөнки аларда милләт, дин язмышы проблемалары күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Димәк, татар халыкның рухи тормышы сүнми, милләт югалмый, аның дине дә, теле дә югалмаячак!
Г.Исхакый – татарның сирәк очый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары, максат-омтылышлары чагылган.
Чыгышымны язучы Әхәт Гаффар сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Инкыйразлы тарих сазлыгыннан 
Йолып калыр өчен ил халкын,
Калкып чыкты милләтпәрвәр кеше
Халык каһарманы Исхакый.
Хакыйкатьнең нахак чүпләреннән
Җан сулышы белән җилгәрде
Һәм менә көн җитте: Исхакыйлы
Милләт бүген асыл, егәрле.

Язмамның ахырында Гаяз Исхакыйның икетуган абыйларының аянычлы язмышлары турында да язарга булдым. Мин бу мәгълуматларга Чирмешән районының мемориаль үзәгендә тап булдым.

Гаяз Исхакый нәселе зыялы һәм динле нәсел. 1851 нче елның 14 нче мартында Г.Исхакыйның бабасы Исхак Мөхәммәтшәрипов, күрше Түбән Абдул авылы мулласы Мөхәммәтшәриф улы, зур мәдрәсәдә төпле белем алып, мулла булырга имтихан тотып, Уфадагы мөфтияттән указ алып Лашман авылы мәчетенә имам итеп куела. Исхак мулла 1874 елга кадәр муллалык кылып, дөнья куя. Ул вафат булганнан соң бу мәхәлләдә Исхак мулланың олы улы Лотфулла Исхаков 40 ел мулла булып тора. Гаязның бертуган, икетуган абыйлары шомлы 1937 нче елларда гөнаһсызга гаепләнеп “халык дошманы” исемнәрен күтәреп, төрле срокларга төрмәләргә утыртылалар, аларның кайберләре шунда үлеп тә калалар.

1914 нче елда дөнья куйган Лотфулла Исхаковның улы – Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Касыйм Исхаков урта мәчеткә (ул чорда Лашман авылында мәчетләр берничә була) мулла итеп билгеләнә. Шул елларда мәчет янында уртасында җылытылган заллы булган ике бүлмәле мәдрәсә төзиләр, анда 50 ләп баланы Касыйм мулла укыта. Дин әһелләрен әзерлекләү чорында Касыйм мулла да кулга алына, ләкин кемнәргәдер амнистия фәлән булганмы, әллә төрмәләрдә урын җитешмәгәнме, 1934 нче ел азагына кайбер кулга алынучылар, шул исәптән Касыйм мулла да, азат ителәләр. Ләкин Касыйм мулла өчен шомлы язмышлар алда икән.Ул НКВД органнары тарафыннан1937 нче елның 24 нче гыйнварында янәдән кулга алына. Аны бу юлы инде “Атласовщина» төркеменә кушып, Совет дәүләтенә каршы Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге, әтисе белән бертуганның малае, Совет властенең дошманы Гаяз Исхакый белән хат алышуда, аңардан күрсәтмәләр алуда һәм башка санап бетергесез гөнаһларда гаеплиләр. Нәрсә соң ул “Атласовщина”? Илдә барган репрессияләр көчәйгән бер чорда, “халык дошманнарын” , аларның оешмаларын фаш итү буенча НКВД органнары арасында игълан ителмәгән ярыш башлана. Татарстанның эчке органнары да дөньякүләм шаулатырлык “эш” оештырырга карар кылалар. Иң кулай кандидатуралар – татар халкының укымышлы, галим кешеләре, укытучылар, муллалар. Танылган язучы, әле 1911-1912 елларда ук рус дәүләтенең ерткычлыгын ачып биргән “Казан ханлыгы” , “Сөембикә”, “Себер ханлыгы” әсәрләрен язган, революциядән соң Бөгелмәдә укытучылар мәктәбе ачып, Кама аръягы төбәкләрен татар укытучылары белән тәэмин иткән Һади Атласи, контрреволюцион оешманың “җитәкчесе” итеп күрсәтелеп “эш” оештырыла. Һади Атласи үзе Чыршылы авылы (хәзерге Лениногорск районына керә) мулласы Фәттахов Бари сеңелесе Хөсникамалга өйләнгән була. Бари мулла һәм Касыйм мулла Елховойның бай сәүдәгәренең ике бертуган кызларына өйләнгән булалар. Менә шулай итеп, хатыннар аркылы кардәшлек җепләре аларны Чыршылыда да, Лашманда да еш очраштыра, берничәшәр көн кунак булышалар, татар халкының киләчәге, мәгърифәт өлкәсендәге уртак борчулар аларны якын дуслар итә. 1913 елда сөргеннән кайткан Гаяз Исхакый Лашманга туганнарын күрергә килгәч, монда алар Һ.Атласи белән дә очрашалар, күп мәсьәләләр буенча фикер алышалар. 1918 нче елда эмиграциягә киткән Гаяз Исхакыйга НКВД органнарының кулы җитмәсә, менә инде аның якын туганына җитә. Татарстанның төрле районнарыннан 100 дән артык кеше кулга алына. Ачык суд оештыра алмыйлар, чөнки гаепләнүчеләр берсе дә үзен гаепле танымый. Шулай да судны Идел буе хәрби округының хәрби трибуналы үткәрә. 9 кеше, шул исәптән Һади Атласи да, Бари мулла да, Касыйм мулла да атарга хөкем ителәләр, калганнары төрле срокларга төрмәгә утыртыла, аннан аларның өчесе генә исән кайта ала. 1938 нче елның 15 нче февралендә ату турындагы карар тормышка ашырыла.





Файдаланылган материал:

  1. А-19 Список населенных мест Самарской губернии, составлен 1900г.

  2. Лашманский сельсовет: Фонд №589.-Опись №1 Ед.хр. 1-85-35.

  3. Документы Черемшанского районного мемориального центра.

  4. Ф.Мусин “Гаяз Исхакыйның иҗаты” Татарстан китап нәшрияты.1998.Б.10-110.

  5. Х.Миңнегулов “Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты” Татарстан китап нәшрияты.2004.Б.10-131.

  6. М.Сахапов. Яңарыш хәбәрчесе. Монография. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2003.Б.37-221.























Исследовательская работа

по направлению

«Знаменитые личности моего села»

Ученика 9 класса

Нагимова Артура





Добавить комментарий

You must have JavaScript enabled to use this form.